Диния нәзарәтендә мохтаҗларга 1 тонна азык-төлек тараттылар

21 июнь 2017 ел 11:08
Диния нәзарәтендә мохтаҗларга 1 тонна азык-төлек тараттылар

Бүген Диния нәзарәтендә "Рамазан - изге гамәлләр ае" акциясе кысаларында "Зәкят" хәйрия фонды кармаганды булучыларга азык-төлек җыелмалары таратты. "Зәкят" фонды генераль директоры  Ирек хәзрәт Җиһаншин кулыннан күчтәнәчләрне 100 артык мохтаҗ кеше алды. Араларында күпбалалы гаиләләр, инвалидлар һәм кыен хәлдә калган кешеләр бар иде.

Софья Ширяева гаиләсендә барысы да инвалидлар. Гаилә бюджетының күп өлеше даруларга китә. "Без Диния нәзарәтенең күчтәнәчләренә бик шат", - дип сөйли Софья.- Күрсәткән игътибарыгыз һәм мөмкинлекләре чикле кешеләрне кайгыртуыгыз өчен рәхмәт сезгә. "Зәкят" хәйрия фондына да үтенечләребезне кире какмаганнары өчен дә без рәхмәтле".

Гөлнара Хәмидуллина ялгызы гына авыру улы Сәедне тәрбияли. Бала ДЦПдан һәм эпилепсиядән интегә. "Зәкят" фонды  ярдәме белән үткән ел минем улым йөри башлады! Уңышлы гына тернәкләнү курсы үткәннән соң ул аягында нык басып тора ала", - дип бүлеште тәэсирләре белән Гөлнара.

Ирек хәзрәт Җиһаншин сүзләренчә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр турында кайгырту – Аллаһ тарафыннан бөтенебезгә дә йөкләнгән бурыч ул.   

- Көчсез һәм мохтаҗларның социаль яклауга хокуклары ислам динендә  ап-ачык күрсәтелгән, - ди фонд җитәкчесе. – Инвалидлык – бары тик тән халәте генә. Ул кешенең ныклыгын һәм түземлеген сынау. Пәйгамбәр Мөхәммәд салляЛлаһу галәйһиссәлам әйткән: “Кайгы-хәсрәтнең күләме җибәрелгән бүләк зурлыгы белән тиң”, ягъни Аллаһ Тәгалә үзе яраткан затларны сыный.

Тапшырылган азык-төлек җыелмаларына он, шикәр, чәй, макарон, дөге, карабодай һәм чечевица керде. Күмәк авырлыгы 1,5 тонна тәшкил итте. Изге Рамазан ае ахырына кадәр “Зәкят” хәйрия фонды  мохтаҗларга, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләргә, авыруларга тагын 100 шундый күчтәнәч өләшәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы