Чистай мөселманнары тәсбих-намазын укыды

21 июнь 2017 ел 16:10
Чистай мөселманнары тәсбих-намазын укыды

Бүген Чистайның “Нур” мәчетендә өйлә намазыннан соң тәсбих намазы укыдылар.

Айларның патшасы булган изге Рамазан ае азагына якынлаша. Әлеге көннәрне барлык мөселманнар да аеруча хисләр белән үткәрә, игелекле эшләр башкарырга, күпчелек вакытларын намаз һәм дога кылып уздырырга тырыша.

Шуңа күрә дә Чистай мөхтәсибәте Рамазан аеның соңгы ун көннәренең берсендә тәсбих-намазы үткәрүне матур гадәткә кертте.

Аллахның ризалыгына ирешергә теләп, күпчелек мөселманнар бүген “Нур” мәчетендә ашыкты. Биредә алар бергәләшеп намаз укыдылар, дога кылдылар.

Аллахы Тәгалә әлеге айда бернең гонаһларыбызны гафу кылып, игелекле эшләребез өчен әҗер-савапларын арттырсын иде! Амин!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы