Бисмилләхир-рахманир рахим!
Әссәләәмүгәләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Рамазан ае кадерле вә әҗерле, фазыйләтле Кадер кичәсе булуы белән аерылып торудан гыйбарәт. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачак.
Кадер кичәсенең төгәл вакыты билгеле түгел, әмма күп кенә галимнәр аны 27нче төн дип тә әйтәләр. Бер хәдистә Пәйгамбәребез әйткән: “Кадер кичәсен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан эзләгез”,- дип. Бүген дин кардәшләремнең үзләренең гыйбадәтләренә аеруча игътибарлы булып, биргән нигъмәтләрдән файдаланып, изгелекләр кылып үткәрүен телим.