Түбән Камада фитыр сәдакасына мохтаҗлар өчен 750 азык-төлек җыелмасы әзерләгәннәр

22 июнь 2017 ел 14:40
Түбән Камада фитыр сәдакасына мохтаҗлар өчен 750 азык-төлек җыелмасы әзерләгәннәр

Быел Рамазан аеның фитыр сәдакасын салу өчен Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә махсус әрҗәләр 20 июньдә ук куелды.

Билгеле булганча, фитр сәдакасының күләме – кешенең матди хәленә карап, 100 сумнан 600 сумга кадәр. Әгәр мөселманнар фитыр сәдакасын мохтаҗларга азык-төлек белән бирелсә тагы да яхшырак. Аллаһы илчесе (Аллаһының аңа салават-шәрифләре булсын): "Ураза гаете көнне мохтаҗ-фәкыйрьләргә, бәйрәм итәрлек ярдәм итегез, аларны соранып йөрүдән азат итегез", дигән.

Бу уңайдан Түбән Кама шәһәре үзәк мәчетендә мескеннәргә өләшү өчен махсус җыелмалар әзерләде. Аларга дүрт килограмм он, берәр килограм дөге, карабодай, макарон һәм бер кап чәй салынган. Аларны мәчеткә намазга йөрүче мөселманнар үз машиналарында таратачаклар. Якынча 750 кешегә өлеш чыгар дип өметләнә шәһәр үзәк мәчете җитәкчелеге.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы