Бүген, 22 июнь көнне – Бөек Ватан сугышы башланган көн, Актаныш муниципаль районында Хәтер һәм матәм көне буларак Җиңү паркы каршындагы мәйданда район халкы катнашында митинг белән узды.
Митингта район җитәкчелеге, район хәрби комиссариат вәкиле, ветераннар берләшмәсе җитәкчесе, шулай ук сугыш ачысын тойган сугыш чоры балалары чыгыш ясадылар, Руслан хәзрәт сугыш кырында һәлак булганнар рухына дога кылды.
Яу кырында ятып калганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, ахырда мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.