“Ак мәчет” мәдрәсәсендә чыгарылыш

27 июнь 2017 ел 10:01

Кичә  Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсендә чираттагы чыгарылыш булды. 52 кеше көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләрен тәмамлады. Ошбу хакта мәдрәсә директоры, төбәк казые Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли болай ди: “52 кеше укуны уңышлы тәмамлады. Бүген аларга дипломнар тапшырабыз. Көндезе бүлекне тәмамлаучылар РИУга баралар. Кичке бүлекне тәмамлаучылардан имам булып китүчеләр бар. Хатын-кызларның бөтенесе дә диярлек якшәмбе мәктәпләрендә укытучылар булачаклар. Бүгенге көндә Чаллы мәчетләрендә дин дәресләре бирүче мөгаллимәләр – алар безнең укучыларыбыз. Мәдрәсәбезне тәмамлаучыларның күпчелеге Татарстанның Көнчыгыш төбәгеннән. Шулай ук Башкортостаннан килеп укучылар да бар.

Алдагы уку елына март аеннан башлап гаризалар кабул итү бара. Көндезге бүлектә уку 20 августта башлана, кичке бүлектә - октябрь аеннан. Ә читтән торып уку бүлегенә керүчеләр өчен беренче бер атналык  сессияләр  ирләр өчен октябрьнең беренче якшәмбесендә, хатын-кызлар өчен икенче якшәмбесендә башлана. Белешмәләр өчен тел. (8552) 38-67-02.

Мәдрәсәнең актлар залында чыгарылыш төркеме шәкертләре өчен  күңелле  тантана узды. Рөстәм хәзрәт Шәйхевәли һәм шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин мәдрәсәне тәмамлаучыларга үгет-нәсихәтләрен җиткерделәр. Дипломнар тапшырылгач кичәге шәкертләр мәдрәсә директоры, мөгаллимнәр адресына күп җылы сүзләр әйттеләр, рәхмәтләрен белдерделәр, бүләкләрен тапшырдылар. Аннары мәдрәсәне тәимамлаучылар хөрмәтенә аш мәҗлесе үтте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана