Бүген Диния нәзарәтендә республика имам-мөхтәсибләренең дәгъват юнәлеше өчен җаваплы урынбасарларының җыелышы булды. Җыелышта мөфтинең урынбасарлары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Илфар Хәсәнов, шулай ук республика районнарыннан 20дән артык урынбасар катнашты.
Бүгенге очрашуны алып барган нәзарәтнең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров дини дәгъватның төп юнәлешләрендә, аның үзенчәлекләрендә һәм көн кадагында торган мәсьәләләрдә тукталды. Бу юнәлештә системалы эш алып барырга кирәклегендә аерым басым ясады. - Кайбыч мөхтәсибәте дәгъват эшен мәчетләрдә генә түгел, ә яшьләр, укытучылар һәм хакимиять вәкилләре арасында төрле проектлар уздырып, зур заллар җыеп алып бара, - дип билгеләде Нияз хәзрәт уңай тәҗрибә хакында сөйләгәндә.
Җыелыш барышында мөхтәсибәтләрдә алып барылган эшчәнлеккә анализны мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да ясады. Ул дәгъватлау эшенең сүлпәнәюен һәм тәҗрибәле кадрлар булмау төп проблемаларның берсе булуын ассызыклады. "Дәгъват эшендә иң мөһиме - халыкны мәчетләрдә тотып калу, аларга дөрес ислам кыйммәтләрен җиткереп, чит агымнардан саклау, - дип әйтте Рөстәм хәзрәт һәм нәзарәтнең дәгъват бүлеге белән тыгызрак эшләргә, тәҗрибә уртаклашырга чакырды.
Очрашу азагында Нияз хәзрәт Сабиров бүген яңгыраган киңәшләрнең үтемле булып, киләчәктә республика мөхтәсибәтләрендә бу юнәлешнең тагы да активрак алып барылуына өметен белдерде.