ФИФА Халыкара футбол ассоциациясе генераль сәркатибе Фатма Самура "Мәрҗәни" мәчетендә булды

29 июнь 2017 ел 12:41

Бүген чал тарихлы "Мәрҗәни" мәчетенә кунакка ФИФА Халыкара футбол ассоциациясе генераль сәркатибе Фатма Самура килде. Хөрмәтле кунакны Африка футболы конференциясе җитәкчесе Әхмәд әл Әхмәд озатып йөрде.

ФИФА делегациясенә "Мәрҗәни" мәчете комплексы буенча экскурсияне мөфтинең урынбасары, мәчет имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов үткәрде. Ул иман йортының бай тарихы һәм биредә алыр барылган рухи-мәгърифәтчелек эшчәнлеге хакында сөйләде.Самура шулай ук "Мәрҗәни" мәчете каршында эшләп килүче "Балалар"  һәм "Мәрҗәния" хатын-кызлар фитнес- үзәкләре белән танышты. Форсаттан файдаланып ул балаларга ФИФА символикасы белән махсус туплар да бүләк итте.

 "Кичә биредә минем гаиләм - ирем һәм кызым булып китте. Мәчеттә аларга Португалия белән Чили командаларының уеннарыннан да күбрәк ошаган", - дип белдерде.  Халыкара футбол ассоциациясе генераль сәркатибе. Экскурсиядән соң аралашу чәй өстәле алдында дәвам итте. Кунаклар татарларда ислам үсеше, традицияләр һәм Португалия-Чили арасында булган соңгы уен турында фикер алышты. Мансур хәзрәт кунакларны вакыт табып мәчеткә килүләре өчен олы рәхмәтен белдерде һәм Фатма Самурага истәлекле бүләкләр тапшырды - көмеш беләзек белән алка, калфак һәм яулык бүләк итте. Фатма Самура исә истәлек итеп үзенең имзасы төшерелгән туп бүләк итте. Очрашуның рәсми өлешеннән соң Фатма Самура "Мәрҗәни" мәчетендә намаз да укыды.

 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана