Бүген Диния нәзарәтендә дини уку йортлары җитәкчеләренең җыелышы булды. Аны мөфтинең урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин алып барды.
Җыелыш барышында дини уку йортлары җитәкчеләре аттестация нәтиҗәләре һәм чыгарылыш курс студентларын эш белән тәэмин итү хакында сөйләште. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту эше буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин сүзләренчә, күп кенә шәкертләр укуларын РИИда, ә аннары Болгар ислам академиясендә дәвам итәргә ниятли. Араларында республика мәчетләренә имам булып китүчеләр дә бар.
Чара кысаларында 2017 елның кабул итү кампаниясен оештыру һәм уку йортларында булып узган аудит хакында да сөйләштеләр.