Актанышта июль аенда балалар өчен 8 рухи-сәламәтләндерү үзәк эшлиячәк

03 июль 2017 ел 11:37
Актанышта июль аенда балалар өчен 8 рухи-сәламәтләндерү үзәк эшлиячәк

Балалар тәрбиясе хакында пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәсәлләм гаять зур мәртәбә һәм әһәмият биреп, үзенең бер мөбәрак хәдисендә: “Балаларыгызга кадер-хөрмәт күрсәтегез, аларны асыл кешеләр итеп тәрбияләгез“, - дигән. Бу хәдистән шул аңлашыла: ата-аналар өчен бала тәрбияләү эше, дини гыйлем бирү төп вазифалардан санала. Аллаһка ышанган һәрбер кешенең изге бурычы - бала күңелендә Раббыбызга, бөтен нәрсәне камил итеп Яратучыга, Галәмнәрнең Тәрбиячесенә, Аның диненә карата мәхәббәт, дөрес караш уяту.   

Аллаһның рәхмәте белән Актаныш районы мәчетләрендә ел дәвамында укулар оештырылып, дин сабаклары бирелә. Балаларны әхлаклы, дини гыйлемле итү максатыннан җәйге чорда рухи-сәламәтләндерү үзәкләре дә эшли.

Июль аенда Актаныш авылы “Җәмигъ“ һәм “Бүләк“ мәчетләре каршында,  Чалманарат, Чуракай, Колын, Күҗәкә, Яңа Әлем, Яңа Кормаш авылларында шулай ук рухи-сәламәтләндерү үзәкләре оештырылачак. Биредә балаларга догалар, гарәп хәрефләре, пәйгамбәрләр тарихы, намаз уку тәртибе өйрәтеләчәк. Шулай ук спорт төрләре белән дә шөгыльләнәчәкләр, кызлар кул эшләре серләренә дә төшенәчәкләр. Балалар өчен күңел ачу чаралары да әзерләнә.

Актаныш “Җәмигь“ мәчетендә лагерь 3нче июльдән 13 июльгә кадәр оештырыла.  Малайлар: 9.00-12.30 сәг. Кызлар: 13.00-16.30 сәг.

“Бүләк“ мәчетендә лагерь шулай ук 3нче июльдән 13 июльгә кадәр оештырыла. Кызлар һәм малайлар бер үк вакытта: 10.00-13.00 сәг.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы