Кем ул Сәгъд ибн Әбү Вәккас? Кемнәргә зәкәт бирергә була? Баланы ничек диндә тәрбияләргә? Корбан өчен нинди савап бирелер? Җәһәннәм мәңгелекме? – «Шура» альманахының яңа саны бу һәм башка сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәк.
«Шура» альманахының 17 нче санының төп тематикасы – Корбан гаете һәм хаҗ гыйбадәте.
Шул уңайдан журналда Корбан гаетенә аерым бүлек багышланды, аның тарихы, корбан чалу шартлары, гает намазын уку тәртибе аңлатылды.
Шулай ук хаҗ гыйбадәтенә кагылышлы кызыклы мәгълүмат тупланды: җентекле рәвештә Мөхәммәд пәйгамбәрнең ﷺ хаҗын тасвирлаган хәдиснең тәрҗемәсе, аның саубуллашу хөтбәсе. Күренекле галим Ш. Мәрҗанинең хаҗнамәсеннән өзек тә тәкъдим ителде.
Урнаштырылган вәгазьләр зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләре, Гашурә көне, зәкәт
бирүнең әһәмиятлелеге, Исламда вәгъдә төшенчәсе һ. б. әһәмиятле темаларга багыланган.
Укучыларга мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Җәһәннәм мәңгелекме?», «Хәнәфи мәзһәбенең барлыкка килүе һәм таралуы» мәкаләләре, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның «Бала һәм дин» темасына уйланулары, профессор Фәрит Яхинның тарихи көндәлегеннән өзекләр кызыклы булыр.
«Хозур» нәшрият йорты журналның яңа санына өлеш керткән хәзрәтләргә, галимнәргә һәм авторларга рәхмәтләрен белдерә!