Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Реальное время" интернет-газетасында үзенең язмаларын бастыруны дәвам итә. Берничә дини материалы дөнья күргәннән соң мөфти хәзрәтләре рибачылык һәм ришвәтчелек мәсьәләләрендә туктала. Әлеге күренешләр ислам тарафыннан тыелганлыгын дәллиләп, Камил хәзрәт Коръәннән аятьләр һәм төрле хәдисләр китерә. "Бүген мөселманнар рибачылыкны икътисади тормышның бер өлеше" дип исемләнгән чираттагы язмасында хәзрәт болай дип яза: «Динебездә тыелган юллар белән акча эшләү социаль ризасызлыкка китерергә мөмкин һәм хаос, тәртипсезлеккә нигез сала".
Мәкалә белән тулырак биредә танышырга була.