Болгар ислам академиясе абитуриентлары өчен җәйге мәктәп эшли башлады

03 июль 2017 ел 15:53

Бүген, 4 июль көнне Болгар ислам академиясендә абитуриентлар өчен 10 көнлек җәйге мәктәп эшли башлады. Мәктәп эшен Болгар ислам академиясенең ректоры вазифаларын башкаручы, ТР президенты ярдәмчесе Камил Исхаков ачып җибәрде.

Уку барышында катнашучылар «Ислам хокукы», «Ислам дине агымнары һәм төркемнәре», «Исламда чыганаклар турындагы фән», «Россия мөселманнарының ислам мирасы» һәм гарәп теле буенча дәресләр ала.

Җәйге мәктәпкә абитуриентлар Казан, Самара өлкәсе, Башкортстан Республикасыннан килеп тыңлыйлар. Аларга лекцияләрне Татарстан мөфтие мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе профессоры Шәех Абдураззак Ас-Саади, Казан ислам университетының уку-укыту эше буенча проректоры Рөстәм Нургалиев һәм башка атаклы галимнәр укый. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана