Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте 2016 елда чыгарган Коръән басмасы Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтте. Нәтиҗәдә, Казанда басылып чыккан Коръән китабы халыкара стандартларга ярашлык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды.
Шәһадәтнамәдә ТР МДН басмасы хәреф һәм сүзләр саны буенча Расм Госмани кануннарына туры килүе турында күрсәтелә. Шулай ук документта Коръән китабының уку, ятлау, дөрес әйтелеш өчен уңайлы булуы ассызыклана һәм шушы максаттан тексттагы барлык “җиңеләйтү” тамгалары да хупланды. Бу исә гарәп телен белмәгән укучылар өчен аеруча әһәмияткә ия.
“Тикшерү нәтиҗәсендә, карар чыгарабыз: Казан Мөсхәфенә гарәп булмаган шәһәр һәм илләрендә бастыру һәм тарату өчен рөхсәт бирелә. Дамаск, Хиҗри буенча 9нчы Шәввәл, 1438 ел. 2017 елның 3 июле”, - диелә документта.
Рәсми кәгазьгә Мөсхәфләрне тикшерү буенча Комиссия башлыгы Шәех хәфиз Җәмигъ Мөхәммәд Ихсан Әс-Сәйид Хәсән, Асад исемендәге Коръәнне ятлау һәм аның шәрехләрен өйрәнү Үзәге директоры Шәех хәфиз Җәмигъ Мөхәммәд Әнәс әд-Дәвамна, Коръән эшләре буенча Югары комиссия башлыгы Шәех хәфиз Җәмигъ Мөхәммәд Нуаайм әль-Ирк Суси һәм Сүриянең вакфлар министры, доктор Мөхәммәд Габдессәттар Әс-Сәед. Сүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе ислам дөньясында зур абруй казанган институт булып санала.
Халыкара стандартларга ярашлык турындагы Шәһадәтнамә тарихта беренче тапкыр Россиядә бастырылган Коръәнгә бирелә. Шулай итеп, ТР мөселманнарының Диния нәзарәте дөньякүләм мәгълүм булган Коръәнне бастыруның татар традицияләрен дәвам итә.