"География, физика, химия, биология, башка фәннәр - алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә күрсәтә"

07 июль 2017 ел 10:42
"География, физика, химия, биология, башка фәннәр - алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә күрсәтә" 

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россия география җәмгыятенең региональ бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шиллер белән очрашты. Көн тәртибендәге төп сорау булып ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте һәм әлеге җәмгыять арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую иде. Килешү кысаларында республиканың тарихи-мәдәни мирасын өйрәнергә, аны популярлаштырырга, һәртөрле архив һәм китапханәләрне әлеге мәгълүмат белән тәэмин итәргә планлаштырыла. Документта шулай ук уртак мәгариф эшчәнлеген алып бару, дәреслекләр, китаплар, сирәк объектлар буенча атласлар чыгару да каралган.  

- Фән бүген шуның кадәрле дәрәҗәгә җитте ки, аң белән аңлатып булмый торган күренешләр галимнәрне аптырата, - диде очрашуда Дмитрий Августович. - Алар Аллаһ турында "ул юк!" дип кистереп әйтми, чөнки Аның барлыгын инкарь итә алмый.

- Мөселманнар һәрвакыт фәннең башлангычларында булды, - дип хуплады әлеге фикерне мөфти хәзрәт. - География, физика, химия, биология, башка фәннәр - алар барысы да Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә күрсәтә. 

Әйтергә кирәк, Диния Нәзарәте һәм Россия география җәмгыяте арасында хезмәттәшлек берничә ел дәвамында алып барыла. Мисал өчен, 2014 елда Антарктидага Казанда бастырылган Коръән китабы озатылган иде. Тарихта беренче тапкыр "Антарктида 100" экспедиция әгъзалары Изге Китапны полярникларга тапшыра. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы