Бүген ТР мөселманнарының Диния Нәзарәтендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Иран делегациясен кабул итте. Мәртәбәле кунаклар булып Иран Президентының милләтләр, дини азчылыклар һәм мәзхәбләр эшләре буенча махсус ярдәмчесе Гали Юныс, Иран Республикасының Россиядәге тулы вәкаләтле илчесе Мәһди Санаи, һ.б. торды. Делегация Казанга Уфада үткән “Ефәк юлның алтын җепләре” форумыннан соң килде.
Диния Нәзарәтендә мөфти һәм делегация әгъзалары Россия һәм Иран дәүләти мөнәсәбәтләрен якынайту турында, ике яклап халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү, диннәр һәм милләтләр арасында татулыкны булдыру турында сөйләштеләр. Камил хәзрәт кунакларга Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән таныштырды, күпмилләтле Татарстанда конфессиара мөнәсәбәтләрне уңай яссылыкта саклау тәҗрибәсе белән уртаклашты.
- Иран Россия һәм аның регионнары белән мөнәсәбәтләрнең дәрәҗәсен күтәрүгә зур әһәмият бирә, шул исәптән Татарстан белән дә, - дип белдерде Гали Юныс. – Бу, һичшиксез, безнең дәүләтләргә файда китерәчәк.