“Быел өстенлек регионнарга бирелде”: IV мөселман яшьләре форумы ничек үтәчәк?

10 июль 2017 ел 15:06
“Быел өстенлек регионнарга бирелде”: IV мөселман яшьләре форумы ничек үтәчәк?

2017 елның 15-22 июлендә Болгарда IV мөселман яшьләре форумы узачак. Шул уңайдан бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы булды. Журналистлар сорауларына Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова җавап бирде.

Билгеле булганча, Форум ел саен Болгарда оештырыла торган чатырлы шәһәрчек шартларында уза. Бер атна дәвамында форумда катнашучылар төрле мастер-классларда, тренинглар, интеллектуаль уеннарда, квестларда, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләрдә һәм фикер алышуларда катнаша. Катнашучылар саны - 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге 150 егет һәм кыз.

Алдагыларыннан аермалы буларак, быелгы IV Форумның географиясе

Башкортостан, Чувашстан, Мари Эл, Удмуртия республикалары, Киров, Самара, Саратов, Ульян, Чиләбе, Свердлау өлкәләре, Ханты-Манси АО, Пенза, Мәскәү, Подольск, Волгоград шәһәрләре исәбенә шактый киңәйде.

-Катнашырга теләүчеләрдән заявкалар күп килде, ләкин өстенлек быел регионнарга бирелде, - дип белдерде мөфти хәзрәт. – Гомумән, башка шушындый форумнар арасында – ә алар Дагъстанда, Чувашстанда, Мәскәүдә уза – Болгарда үтә торган чара иң зурысы булып санала.

Форумның тагын бер үзенчәлеге булып сайланган тематикасын әйтергә була: ул тулысы белән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ шәхесенә һәм тормыш юлына багышланган. Шул уңайдан форумның махсус кунаклары –

Пәйгамбәр ﷺ нәселе дәвамчылары Мароккода гомер итүче, галим Габдерәхим Ләкрим һәм Болгар Ислам Академиясе профессоры Абдурразак Саади чакырылды. Билгеле, Россиядән килгән дин әһелләре белән дә очрашулар булачак.

- Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ гаилә кыйммәтләренә бик олы хөрмәт белән караган кеше булган, шуңа күрә форум алдында гыйльми максатлардан тыш, катнашучыларда гаиләгә карата хөрмәт тәрбияләү мәсьәләсе куелды, - дип белдерде Айгөл Биктимерова. – Һәртөрле психологик треннинглар, мастер-

класслар һәм дәресләр яшьләрне гаилә кыйммәтләре турында уйландырырга этәрер дип өметләнәбез. Сүз уңаеннан, берничә шундый форум нәтиҗәсендә катнашучылар арасында инде 8 никах теркәлгән! Быел да бездә гаиләләре белән теркәлгән катнашучылар бар. Без аларны махсус тәрҗрибә белән уртаклашсыннар өчен чакырдык.

Боларга өстәп, оештыручылар быелгы форум программасына спорт дәресләре кертелүе турында әйтте. Егетләр һәм кызларның джиу-джитсу буенча махсус мастер-класслар алырга мөмкинлеге булачак. “IV мөселман яшьләре форумы яшьләргә рухи, гыйльми һәм физик камиллеккә ирешүгә таба бер баскыч булачак”, - дип белдерде Камил хәзрәт.

Шунысы мөһим, форумда катнашу – түләүсез, аның бөтен чыгымнарын ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте үз өстенә алды. Форумның куркынычсызлыгын тәүлек буе эшләп торачак шәхси сакчы предприяләре һәм медицина хезмәткәрләре тәэмин итәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы