Камил хәзрәт Сәмигуллин чираттагы мәкаләсе басылды

11 июль 2017 ел 13:52
Камил хәзрәт Сәмигуллин чираттагы мәкаләсе басылды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Реальное время" интернет-газетасында үзенең мәкаләләрен бастыруын дәвам иттә. Бүгенге яңа мәкаләсендә мөфти хәзрәтләре эшмәкәрлек өлкәсендә хәрам, хәләл һәм мәкрүһ булган мәсьәләләрдә туктала.

"Мин дин кардшләремә хәрам юл белән мал-мөлкәт туплаган кеше белән сәүдә элемтәләре урнаштырудан тыелырга чакырам", - дип билгеләп үтә Камил хәзрәт. Әбү Һөрайра (разый Аллаһү гәнһү)дән риваять ителгән хәдистә пәйгамбәребез  әйтте ди: "Кемдә кем урланган әйберне белә торып сатып алса, ул әлеге гөнаһлы эштә катнашкан булып санала".

Әлеге мәкаләдә шулай ук  диндә тыелган эшчәнлек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр белән мөнәсәбәтләрнең үзенчәлекләре аңлатыла. Аерым алганда, мөфти ислам күзлегеннән тыелган, рөхсәт ителгән һәм мәкрүһ дип саналган килешүләрдә туктала. Тулырак биредә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы