Росстандарт хәләл өлкәдә Техник комитет булдыра

12 июль 2017 ел 09:07
Росстандарт хәләл өлкәдә Техник комитет булдыра

Диния нәзарәте  тәкъдиме белән Россия ислам институты базасында “Хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү”  дигән стандартизация буенча техник комитет оештырылды. Техник комитетның рәисе вазыйфасына РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин, ә җаваплы сәркатип итеп Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалив кандидатуралары тәкъдим ителгән. Яңа комитетның эшендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2017 елның 4нче сентябренә кадәр кабул ителә.

Мәгълүм булганча, Комитет киләчәктә хәләл продукция җитештерүгә караган норматив документлар булдыру белән шөгыльләнәчәк, бу өлкәдә фәнни-тикшеренү эшләре алып барачак һәм чит ил тәҗрибәсен дә өйрәнәчәк. Туризм, медицина, кунакханәләрнең эшләрен бердәм хәләл стандартларга туры китерү эше дә каралган.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы