Диния нәзарәте тәкъдиме белән Россия ислам институты базасында “Хәләл продукция һәм хезмәт күрсәтү” дигән стандартизация буенча техник комитет оештырылды. Техник комитетның рәисе вазыйфасына РИИ ректоры Рәфыйк Мөхәмәтшин, ә җаваплы сәркатип итеп Казан ислам университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры Рөстәм Нургалив кандидатуралары тәкъдим ителгән. Яңа комитетның эшендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 2017 елның 4нче сентябренә кадәр кабул ителә.
Мәгълүм булганча, Комитет киләчәктә хәләл продукция җитештерүгә караган норматив документлар булдыру белән шөгыльләнәчәк, бу өлкәдә фәнни-тикшеренү эшләре алып барачак һәм чит ил тәҗрибәсен дә өйрәнәчәк. Туризм, медицина, кунакханәләрнең эшләрен бердәм хәләл стандартларга туры китерү эше дә каралган.