Казанда беренче тапкыр “Йөрәкле шәһәр - Сердца города” дигән инклюзив гаилә февстивале үтәчәк

12 июль 2017 ел 14:58

29 июльдә Горки-Әмәт урман паркында “Йөрәкле шәһәр - Сердца города” дип исемләнгән инклюзив гаилә февстивале булачак. Чараны Диния нәзарәте һәм “Зәкят” хәйрия фонды оештыра. Анда “Зәкят” фонды карамагында булучылар гына түгел, ә теләге булган һәркем катнаша ала. Шунысы игътибарга лаек, ошбу форматта бу шәһәр күләмендә беренче фестиваль.

Фестиваль кысаларында физик  мөмкинлекләре чикле балалар үзләренең иҗади потенциалын күрсәтәчәк. Аерым алганда, биюдә, шигырь сөйләүдә, җырлауда һәм тетральләштерелгән тамашада. Балаларны шулай ук кызыклы мастер-класслар, сабын куыгы өрү тамашасы, аквагрим һәм “Э-моция» инклюзив иҗат студиясенең « Йөрәкле шәһәр- Сердца города» спектакле көтә.

Чара физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне  тулы тормышка тарту, алар  белән мөнәсәбәт урнаштыру максатыннан оештырыла.

Фестиваль сәгать 10да башлана.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана