29 июльдә Горки-Әмәт урман паркында “Йөрәкле шәһәр - Сердца города” дип исемләнгән инклюзив гаилә февстивале булачак. Чараны Диния нәзарәте һәм “Зәкят” хәйрия фонды оештыра. Анда “Зәкят” фонды карамагында булучылар гына түгел, ә теләге булган һәркем катнаша ала. Шунысы игътибарга лаек, ошбу форматта бу шәһәр күләмендә беренче фестиваль.
Фестиваль кысаларында физик мөмкинлекләре чикле балалар үзләренең иҗади потенциалын күрсәтәчәк. Аерым алганда, биюдә, шигырь сөйләүдә, җырлауда һәм тетральләштерелгән тамашада. Балаларны шулай ук кызыклы мастер-класслар, сабын куыгы өрү тамашасы, аквагрим һәм “Э-моция» инклюзив иҗат студиясенең « Йөрәкле шәһәр- Сердца города» спектакле көтә.
Чара физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту, алар белән мөнәсәбәт урнаштыру максатыннан оештырыла.
Фестиваль сәгать 10да башлана.