Чаллы имамнарының чираттагы җыелышы

13 июль 2017 ел 10:43

12 июльдә Чаллы шәһәре имамнарының чираттагы җыелышы булды. Көн тәртибенең беренче соравы  итеп Рамазан ае һәм Ураза гаете нәтиҗәләре каралды. Имамнарның һәрберсе  бу сорау буенча хәбәр ясады. Имамнар хәбәр иткәнчә, Рамазан ае шәһәр мәчетләрендә зур активлык белән үтте, тәрәвих намазлары 20 рәкәгать укылды, барлык мәчетләрдә дә Коръән чыгылды. Фитыр садакалары мохтаҗларга, сукырлар җәмгыятенә, “Ак мәчет” мәдрәсәсенә тапшырылды. Фитыр садакасының бер өлеше мохтаҗларга “Ихсан” фонды аша таратылды. Болай эшләгәндә фитыр алучыларның  шәһәр буенча исәбе алып барыла, мәчет саен садака җыеп йөрүчеләргә юл калмый. Киләчәктә фитырның төп өлешен шушы фонд аша тарату фикере хупланды.

Җыелышта шулай ук Корбан гаетенә әзерлек, балаларның көндезге лагерьларын оештыру буенча да  фикер алышынды. Шәһәрдәге корбан чалу мәйданчыгын киңәйтү һәм төзекләндерү өчен  15 июльдә мөселманнарның шәһәркүләм  өмәсен  оештырырга карар ителде.

Җыелышта шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды, имам-мөхтәсиб урынбасары, бүлек мөдирләре, Аксакаллар шурасы рәисе  вазыйфаларына җаваплылар билгеләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана