Кукмарада 100дән артык бала җәйге лагерьда ял итте

14 июль 2017 ел 09:58

3 - 13 июль көннәрендә Кукмара мәдрәсәсендә мәктәп яшендәге балалар (8-15 яшьлек малайлар һәм кызлар) өчен җәйге лагерь эшләде. Җәйге ялны оештыру, балаларны ислам нигезләре белән таныштыру, дини-әхлакый тәрбия бирүне максат итеп куйган үзәктә 65  малай һәм 53 кыз – барлыгы 118 бала катнашты. Дини белемнәре буенча төрле төркемнәргә бүленгән балаларга махсус төзелгән программа буенча дәресләр бирелде, вәгазьләр сөйләнде. Балалар өчен шулай ук спорт уеннары, мәдәни чаралар һәм хәләл туклану да оештырылды. Бирегә  бер дога, бер гарәп хәрефен дә белмичә килүчеләр арасында тәһарәт, намаз тәртибен, гарәп әлифбасын өйрәнүчеләр байтак булды.

13 июль көнне тантаналы ябу чарасына балалардан тыш әти-әниләр, әби-бабайлар да күпләп җыелган иде. Җыен башында малайлар азан әйттеләр, Коръән сүрәләрен укып күрсәттеләр, дога кылдылар. Соңыннан һәр төркем тамашачылар алдында чыгыш ясап, дини шигырьләр сөйләде, җырлар башкарды, әдәп-әхлак темасына багышланган театральләшкән тамаша күрсәтте.

Белем алуда уңышка ирешүчеләр өчен 1 яки 5, яки 10 баллы “Тырыш шәкерткә” дип исемләнгән медальоннар бирелеп барды. Иң күп балл җыючыларга, шулай ук дини рәсем, кул эшләре конкурсларында призлы урынга лаек булучыларга бүләкләр бирелде.

Балаларның һәммәсенә дә тәм-том, китап һәм мәктәп кирәк-яракларыннан торган пакет тапшырылды. Мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткереп, бала-чага: “Киләсе елга да киләчәкбез!” – дип шатлыкларын күңелләренә сыйдыра алмыйча елмаеп таралыштылар. “Киләсе елга да мәдрәсә каршында оештырылган лагерьга килербез!” – дип  вәгъдә биреште балалар бер берсе белән саубуллашканда.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана