string(36) "http://dumrt.ru/news/news_18010.html"
14.07.2017 11:13

Иртәгә, 15 июльдә, IV Мөселман яшьләре форумы ачыла. Тантаналы чара күркәм традиция буенча Казанда башланып китәчәк һәм ике өлештәк торачак: квест һәм рәсми өлеш. Сәгать 9да Иске Татар бистәсендә делегатлар катнашында "Пәйгамбәребез ﷺ эзеннән" дигән кызыклы квест була. Аннан соң яшьләр Галиев мәчетендә өйлә намазы укыячак. Рәсми затлар катнашындагы өлеш Диния нәзарәте бинасында (Тукай урамы 38нче йорт) сәгать 12.30 башлана.

Болгарга яшьләр 13.30 Галиев мәчетеннән махсус автобусларда китәчәк. Аккредитация өчен:  89172939706 (Резеда Закирова)