Актанышта мөселман балалары сабантуе гөрләде

14 июль 2017 ел 13:55
Актанышта мөселман балалары сабантуе гөрләде

Бүген, 14 июль  көнне, Актаныш авылында мөселман балалары сабантуеның чираттагысы  узды. Әлеге бәйрәм  Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда  район балаларын бергә туплады.

Билгеле булганча, Татарстанда мөселман балалары өчен Сабантуен уздыруны заманында Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев башлап җибәрде. Узган елга кадәр ул хәзрәтнең туган ягы Балтач районы Борбаш авылында гына үткәрелеп килде. Анда инде ул бөтенроссия бәйрәме статусына ия. 2016 елның җәендә Борбашта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты һәм ул анда бу бәйрәмне Татарстанның башка төбәкләрендә дә оештырырга кирәк дигән фикер җиткерде. Президентның фикерен хуплап, быел мөселман балалары Сабантуен республикабызның дүрт төбәгендә үктәрергә булдылар.Актаныш районы шул исемлектә.

Оештыручылар әйтүенчә, мондый чаралар балалар арасында ислам кыйммәтләрен таратуның матур бер үрнәге булып тора. Сабантуй дәвамында Коръән аятләре һәм мөнәҗәтләр яңгырады, шулай ук теләгән һәр бала белгән аятләрен укый алды.

Гадәти Сабантуйларда булган бар уеннар да әлеге мәйданда оештырылган иде, шулай ук “ат чабышы”, чүлмәк вату кебек  кызык уеннар булу да бәйрәмгә матурлык һәм җылылык өстәде. Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кунаклар сүзләренчә, бу Сабантуйда бер булган кеше киләсе елларда монда инде даими катнашучыга әйләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы