Бүген ТР мөселманнары Диния нәзарәте бинасында IV Мөселман яшьләре форумын рәсми ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм Казан Башкарма комитетының Телләр үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эшләү бүлеге белгече Марат Сәлимгәрәев катнашты.
Бер атна дәвам итәчәк әлеге форумны Диния нәзарәтенең яшьләр белән эшләү бүлеге оештыра. Чара ата-бабаларыбыз ислам динен рәсми кабул иткән изге Болгар җирендә үткәрелә. Делегатлар изге җирдә палаткалы лагерьдә яшәячәк, биредәге Ак мәчеттә гыйбадәт кылачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел күбрәк Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ тормыш юлына һәм Коръән өйрәнүгә аеруча зур басым ясалачак. "Яшьләребезгә әхлакый тәрбия биргәндә без Пәйгамбәребезне ﷺ үзәккә куерга тиеш. Аның күрсәтмәләре - безгә маяклы юл. Ул бөтен яктан да үрнәк шәхес. Яшьләребезне шушы форум кысаларында аның тормыш юлы, башкалар белән мөгамәлләсе, ислам динен нинди ысуллар белән таратуы белән якыннанрак таныштырасыбыз килә", - дип белдерде нәзарәтнең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова.
IV форумда Татарстан, Башкорстан, Чувашия, Кырым, Умуртия, республикаларыннан, Киров, Пенза, Чиләбе, Мәскәү төбәкләреннән 150дән артык делегат катнашачак һәм оештыручылар әйтүенчә, форумның географиясе елдан-ел киңәя һәм араларында гаиләләре белән дә килүчеләр бар.
Бүген делегатларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән аның беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде. Рөстәм хәзрәт яшьләргә үзенең үгет-нәсихәтләрен җиткерде. “Без ислам белән кызыксына башлаган вакытларда дини сорауларыбызга төпле җавап бирерлек кеше таба алмый интегә идек, ә сезнең буын бу яктан бик бәхетле. Ошбу форум кысаларында да сез күп кенә борчыган мәсьәләр буенча җавап таба алырсыз, рухи яктан тагы да баерсыз дип өметләнәм. Иң мөһиме - һәр очракта да ышанычлы чыганакларга таянып белем туплагыз ”, - дип теләде Рөстәм хәзрәт.
Шунысы игътибарга лаек, чараның рәсми өлешенә кадәр катнашучылар регистрация узып Иске Татар бистәсе буенча “Пәйгамбәребез ﷺ эзеннән” дигән мавыктыргыч квестта катнашты. Тантанадан соң делегатлар Болгарга юл тотты. Анда алар якыннан танышуларын дәвам итәчәк. Программада кызыклы мастер-класслар, тренинглар, экскурсияләр һәм сабантуй бәйрәме. Җомга көнне яшьләр белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да очрашыр дип көтелә.