Дин әһелләре, галимнәр, хөкүмәт вәкилләре Тәтеш районында узган Әтрәч укуларында катнашты

19 июль 2017 ел 17:16
Дин әһелләре, галимнәр, хөкүмәт вәкилләре Тәтеш районында узган Әтрәч укуларында катнашты

Тәтеш районы Әтрәч авылының “Шәфкать Шәриф” калкулыгында унберенче мәртәбә татар мөселманнарының җыены барышында VI Әтрәч укулары үткәрелде.

Быелгы укуларда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм дәгъвәт бүлеге мөдире Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Татарстанның көньяк-көнбатыш төбәге казые, Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, Буа мәдрәсәсе мөдире Рәшид хәзрәт Маликов, Чүпрәле районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Рәкыйпов һәм башка җирле төбәк имамнары, хәзрәтләр катнашты. Әлеге бәйрәмне оештыруда Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе елдан-ел күбрәк өлеш кертеп килә. Әйтик, быелгы укуларда “Шәҗәрәңне беләсеңме?” конкурсында җиңүче мәктәп балалары бүләкләнде һәм шул темага “түгәрәк өстәл” утырышы уздырылды.

Күп гасырлар элек Болгар дәүләтенең кенәзлек үзәге булып торган хәзерге Зур Әтрәч авылында укулар үз вакытында күренекле драматургыбыз Туфан ага Миңнуллин (1935-2012) катнашында уза иде. Аның ярдәме белән Борынгы Болгар дәүләте чорыннан безнең көннәргә ирешкән зират койма белән әйләндереп алына. Менә инде быел халык унынчы тапкыр шушы җирлектә урнашкан Шонгат каласының борынгы зиратын зиярәт кылды, бабаларыбыз рухына дога кылды. Бу чараларны оештыруда төбәкне өйрәнүче җирле тарихчы, күп еллар мәктәптә укытучы булып эшләгән Мөнир хәзрәт Вәлиев зур тырышлык күрсәтеп килә. Шулай ук, беренче көннән бирле, бу эштә Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин да башлап йөрде. Туфан Миңнуллин бертуган энесе белән изге урынның тирә-ягын үз хисапларына койма белән тота, меңләгән агач утырттыра. Әлеге урын – халкыбызның изге тарихи мирасы ул. Моны җыелган мәртәбәле кунаклар да үз чыгышларында кат-кат ассызыклады.

Кунаклар арасында Татарстан Республикасы Премьер-министры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, Г.Тукай премиясе лауреаты, атаклы рәссам-хаттат Нәҗип ага Нәккаш, Тәтеш районы якташлык җәмгыяте рәисе Харис Камалиев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары  Марат Гыйбатдинов һәм башка затлар бар иде. Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге Әтрәчкә иң зур  делегация белән килде – алар аерым концерт программаларын да тәкъдим иттеләр.

Җыен Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Җыелган халык кырларда матур булып үскән игеннәрне исән-сау җыеп алырга язсын дип, илебезгә һәм җирлегебезгә хәерле догалар иңүен, ил-көннәр иминлеген теләп, алга таба җитешлектә яшәргә сорап, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап, аларны буыннан-буынга күчәрлек көч-куәт, кодрәт сорап дога кылды. Матур теләкләр, акыллы фикерләр һәм үтемле вәгазьләр җыелган халыкның җанын, уйларын чистартты, күңелләрен канатландырды. Җыенны Ильяс хәзрәт Җиһаншин алып барды. Бу чараның уңышлы узуына зур көчләрен Тәтеш районы хакимияте башлыгы Рәмис Сафиуллов, “Шонгат” фондының Попечительләр советы рәисе Харис Камалиев, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев, район мөхтәсибе һәм төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинев, Әтрәч авылы һәм Тәтеш төбәге аксакалы Мөнир ага Вәлиев һәм бу төбәктән чыккан эшмәкәрләр күп көч куйдылар.

Зур Әтрәч кайчандыр Болгар дәүләтенең зур кенәзлек үзәге булган. Биредә хәтта акча да сугылган. Шуның өчен дә бу урын барлык татар кешесе өчен кадерле, җиң сызганып өйрәнерлек  җир. Моңа каберстанны зиярәт иткәндә аңлатма биргән хаттат Нәҗип ага да, археолог Айрат әфәнде дә кат-кат басым ясадылар.  Җыелган кунаклар үз чыгышларында тарихи мирасны барлап торуның зарурлыгы, яшь буынны ата-бабалар мисалында тәрбияләү турында сөйләде. Җыен  дәүләт каршында тарихи каберлекләрне саклау  өчен барлык чараларны да куллану зарурлыгы турында мөрәҗәгать белән чыгарга булды.

Кунаклар өчен Изгеләр чишмәсе янындагы зур мәйданга сый-хөрмәт тулы табын корылган иде. Аның янында кызыклы, җанлы әңгәмәләр, гыйбрәтле фикер алышулар дәвам итте. Әлеге искиткеч җыен әби-бабаларыбыз рухына дога кылу белән төгәлләнде. Халык: “Ерак бабаларыбызның рухы шат булса иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга да хәерле гомерләр биреп, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә язса иде”, – диеп таралышты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы