Иманлы киләчәк тәрбияләү өчен милли бәйрәмнәрне куллану матур йолага әйләнеп бара. 23 июльдә Балтач районының Бөрбаш авылында унынчы тапкыр мөселман балалар сабантуе үтте. Бәйрәмгә Россиянең төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар, хөкүмәт вәкилләре, дин әһелләре, күренекле шәхесләр килде.
– Балаларыбыз Гаетнең ни икәнен дә белми үсмәсеннәр, дип, беренче елны шул нияттән уздырган идек бу бәйрәмне... – диде Җәлил хәзрәт үз чыгышында.–Икенче елда авыл урамнарына асфальт түшәлде, шул куанычтан тагын уздырдык, өченче елны яңа мәктәп эшләнде, шул сөенечтән янә уздырдык, шулай итеп, менә быел унынчы мәртәбәсен үтә.
Бөтенрәсәйкүләм мөселман балалар сабантуенда район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев, мөфтинең урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров катнашты.
Коръән уку белән башланып киткән әлеге бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, нәни мөселман-мөслимәләр өчен төрледән-төрле оештырылды. Балалар кайчы белән бүләкле җеп кисте, кул көрәштерде, капчык киеп сикерде, кашыкка йомырка салып йөгерде, татар көрәшендә көч сынашты, милли бәйрәмебезнең күрке булган атлар чабышы белән хозурланды. Сабантуй сабыйларның Коръән укуы, дога кылу, мөнәҗәт әйтү, җыр-шигырьләре белән үрелеп барды. Әлеге чарага килүчеләрнең шәригать кануннарына туры килерлек итеп киенеп килүләре дә бәйрәм рухын баетты. Өйлә вакыты җиткәч тирә-юньгә яңгыраган нурлы азан халыкны мәйдан уртасына намазга җыйды. Көн дәвамында килгән кунаклар күңелләрен милли, дини рухта "агартты", үзара аралашты, иманлы яшь буын тәрбияләүдә мондый чараларның әһәмиятен танып, дәвамлы, нәтиҗәле булса иде дигән дога-фикерләре белән бүлеште.