Бөгелмәнең үзәк мәчетендә “Сәлам” мөселман рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен уңышлы тәмамлады. Аны ябу тантанасында шәһәр имамнары, мөгәллимнәр, балалар һәм ата-аналар катнашты.
Ике атна дәвамында 4-12 яшьтәге 80 бала үзәктә ислам нигезләрен, гарәп алфавитын һәм саннарын, Коръән сүрәләрен укырга өйрәнделәр, оригами һәм мехенди сәнгате буенча мастер-классларда катнаштылар. Моннан тыш, алар спорт-сәламәтләндерү комплексында футбол, волейбол, бадминтон һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнделәр.
“Сәлам” мөселман рухи-сәламәтләндерү үзәге янә үз ишекләрен көзге каникулларда ачачак.