"Хозур" нәшрият йорты darul-kutub.com электрон китапханә сайтының бизәлешен яңартты. Сайтның яңа версиясе персональ компьютерларның барлык экраннарына, смартфоннарга һәм планшетларга яраклаштырылган һәм гади бизәлеше белән аерылып тора. Китапларны автор исемнәре, атамалары һәм категорияләре буенча эзләү уңайланды. Моның өчен битнең өстәге өлешендә эзләү функциясе һәм үзәктә катнаш эзләү мөмкинлеге эшләнде. Табылган китапларның саны аларның тасвирламаларыннан сулда күрсәтелә. Шулай итеп, порталдагы теге яки бу тематика буенча китапларның күләмен күрергә була.
Моннан тыш, "Яңа китаплар" бүлеге өстәлде. Бу сәхифәдә китапханәне тулыландырган соңгы ун китап күрсәтелә. Элеккечә, китапларны онлайн рәвешендә яки электрон версиясен күчереп укырга мөмкинлеге сакланган. Киләчәктә китапларны иң киң таралган epub һәм fb2 форматларында күчерү мөмкинлеген эшләтеп җибәрү ниятләнә. darul-kutub.com порталының islam-today.ru сайтында блогы, һәм Facebook челтәрендә үз бите эшли.