"Хозур" нәшрият йорты мәдрәсә, ислам көллияте һәм Россия ислам институты шәкертләре өчен дәреслекләр чыгарды

01 август 2017 ел 08:57
"Хозур" нәшрият йорты мәдрәсә, ислам көллияте һәм Россия ислам институты шәкертләре өчен дәреслекләр чыгарды

"Хозур" нәшрият йорты соңгы 4 ел эчендә мәдрәсә, ислам көллияте һәм Россия ислам институты шәкертләре өчен барлыгы 53 дәреслек бастыра. 2017 елдан алып әлеге уку әсбапларының яңартылган вариантлары чыга башлады. Алар - рус, татар һәм гарәп телендә. Мисал өчен, быел Әхмәдхади Максудиның "Восточная логика", Сираҗетдин әл-Газнәви әл-Һиндинең "Толкование акыды ат-Тахави",  имам Шөренбуләлинең татар телендә «Нур әль-Изах» һәм Сәет Әхмәт Баланбуриның гарәп телендә «Мабадиг аль-усуль» китаплары дөнья күрде. Июльдә Нәшриятта тагын ике дәреслек басылды: Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйнинең «Тафсир Джалялейн» һәм «Хадисоведение. Комментарии к “Аль-манзумат Аль-байкуния”» хезмәтләре. 

«Тафсир Джалялейн» – Җәләл әд-Дином әл-Мәхәлли һәм Җәләл әд-Дином әс-Сөети тарафыннан язылган Коръән тәфсире. Бу авторларның берсе - хезмәтен язып бетерергә өлгермәгән мөгаллим, икенчесе - шул тәфсирне 40 көндә тәмамлаган аның атаклы укучысы әс-Суюти. Тәфсирдә таныш булмаган сүзләргә аңлатма бирелә, Коръән аятьләре һәм сүрәләрнең иңдерелү сәбәпләре һәм кыраат турында сөйләнн, берничә файдалы хәдис кертелгән. Китап гарәп телендә, А4 форматында, йомшак тышлыкта, 448 б. 

Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйнинең «Хадисоведение. Комментарии к “Аль-манзумат Аль-байкуния”» уку әсбабы имам әл-Байкунинең шигъри трактаты тексты һәм Габдулла Сираҗетдин әл-Хөсәйни шәрехләре нигезендә әзерләнә. Дәреслектә хәдисләр турындагы фәннең терминологиясе һәм башка аспектларының мөһим мәсьәләләре карала. Теленең гадилеге һәм аңлаешлылыгы китапны хәдисләр турындагы белемнең нигезләрен өйрәнә башлаганнарга һәм шушы фән турында төп мәгълүматны, терминнарны үзләштерергә теләүчеләргә тәкъдим итәргә мөмкин. Китап рус телендә, А5 форматында, йомшак тышлыкта 312 биттән тора. 

Бүгенге көндә "Хозур" нәшрият йорты тагын имам Габдрахман Карабашиның "Китабут-таджвид» һәм имам Мөхәммәд Гашыйк Иляһи әл-Барнинең «Тасхиль ад-Дарури» китаплары чыгарырга әзерләнә. 

Барлык китаплар да сатуга тапшырылды. Аларны www.huzurshop сайтында яки Казан, Газовая ул. 19 й. адресы буенча сатып алырга мөмкин. тел. +7 (843) 258-52-01

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы