Чаллыда шәһәркүләм корбан чалу мәйданчыгы яңа сезонга әзерләнә

01 август 2017 ел 17:18
Чаллыда шәһәркүләм корбан чалу мәйданчыгы яңа сезонга әзерләнә

Чаллыда  7нче ел корбан чалу Сидоровка бистәсендәге махсус җиһазландырылган мәйданчыкта башкарыла. Ул ел саен җентекләп әзерләнә, шәһәр службалары катнашында бу уңайдан мәйданчыкта киңәшмәләр уздырыла. Бүген шундый киңәшмәнең быел беренчесе булды. Анда Чаллы мөхтәсибәте, ветеринария,  полиция вәкилләре,  шәһәрне яшелләндерү, коммуналь предприятиеләр  җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәне шәһәрнең Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Кислов үткәрде. Аның барышында һәр службаның корбан чалу мәйданчыгына бәйле конкрет бурычлары билгеләнде. Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук мәйданчыкта Чаллы мөхтәсибәте җитәкчелегендә алып барылучы төзелеш эшләре белән таныштылар. Бүгенге көндә мәйданчыкны халык өчен даими мал чалу урыны итү буенча эш алып барыла. Биредә намаз бүлмәсе, ветеринар  хезмәте өчен бүлмә, чалу, тунау  урыны, суыткыч бүлмәсе төзелә. Мәйданчыкта киләчәктә эре маллар  чалу да  мөмкин булачак.

Киңәшмә ахырында Александр Кислов болай диде: “Бүген безнең беренче киңәшмә узды, беренчел бурычларны билгеләдек. Корбан чалу йоласын халыкка уңайлы итеп үткәрү өчен барлык әзерлек эшләрен югары  дәрәҗәдә башкара  алырбыз дип уйлыйм. Чөнки шәһәр службаларының бу эштә инде шактый тәҗрибәсе бар.”

Бүгенге киңәшмәдә мал табибләре, табиб экспертлар катнаша, - дип белдерде шәһәрнең баш ветеринар табибе Илдар Нургали улы Ногъманов. - Һәр елны безнең хезмәткәрләр тарафыннан  мал мәйданчыкка тикшереп кенә кертелә, туналганнан соң түшкәләр дә  ветеринария тикшерүе уза. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы