Бүген Казанда М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды пленар утырышы уза. Татарстан мөселманнары лидеры Камил хәзрәт Сәмигуллин Съездның Президиум эшендә катнаша.
ТР мөселманнарының Диния нәзарәте татар халкын берләштерүгә һәм аның милли-мәдәни һәм рухи үсешен тәэмин итүгә зур өлеш кертә. Мисал өчен, мөфтинең мөһим программалы инициативасы булып татар дини-рухи мирасын торгызу эшчәнлеген алып бару тора. Киң җәмәгатьчелекнең хуплавын шулай ук Татарстан Республикасы мәчетләрендә җомга вәгазьләрен татар телендә уку карары да яулады.