Бүген Казанның “Тайфун” спорт клубында Совет районы мәхәлләләре арасында өстәл теннисы буенча ярышлар үтте. Турнир Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм Вәлиуллин инициатиасы белән уздырылды. Турнирда Совет районының 20 мәхәллә мөселманнары катнашты. Уенны профессиональ хаким Марат Хәйруллин җитәкчелегендәге жюри әгъзалары бәяләде. Ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын - "Бохара" мәчете командасында, 2 урынны «Рашидә» мәчете яулады, 3 урын - «Коддус» мәчетендә. Җиңүчеләрне Кубок һәм дипломнар белән бүләкләделәр.
Әлеге ярышларны ел саен уздырырга планлаштырыла.