Бүген ТР мөселманнырының Диния нәзарәтендә Казан мәчетләре имамнарының башкалада Корбан бәйрәмен оештыру һәм үткәрү турында киңәшмә узды. Киңәшмә Казанның Башкарма комитеты белән берлектә оештырылды. Имамнар белән очрашуга Казан Башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр буенча бүлек җитәкчесе Илнур Шакиров, Казанның Вахитов районы баш ветеринары Илгиз Камалов, “САРИЯ Био Индастрис Волга” ЧҖҖ җитәкчесе Антон Шишкин, ТР буенча Роспотребнадзорның гигиена һәм туклану бүлеге җитәкчесе Кадрия Шәрәфетдинова, аның урынбасары Рәмзия Галләмова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе иҗтимагый тәртипне саклау бүлеге башлыгының урынбасары Фәнис Нәҗметдинов килде.
Көн тәртибендә эабойда эшләүче хезмәткәрләрнең эшен оештыру, корбан чалу мәйданчыкларыннан һәм җиһазларыннан дөрес файдалану, махсус хезмәтләр белән үзара бәйләнешләр тәэмин итү кебек мәсьәләләр тора иде.
Киңәшмәне ТР мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин ачып җибәрде. Ул имамнарга бәйрәмне һәм корбан чалу йоласын тәртипле рәвештә оештыру өчен киңәшләр һәм өйрәтмәләр бирде. "Мәчет имамнарында бәйрәмне оештыру өчен шәхси җаваплылык ята. Аны үткәрүдән җәмгыятьтә бернинди тискәре яңгыраш калырга тиеш түгел", - дип белдерде ул.