Хаҗ сәфәренә багышланган Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпер режимындагы матбугат конференциясе була

08 август 2017 ел 14:50
Хаҗ сәфәренә багышланган Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпер режимындагы матбугат конференциясе була

11 августта сәгать 10.30да «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Мәскәү – Казан – Симферополь видеокүпер режимындагы матбугат конференциясе булачак.  Әлеге очрашу дөнья мөселманнарының Согуд Гарәбстанына изге хаҗ гыйбадәте башлануы һәм якынлашып килүче Корбан гаете багышланачак. Аны МИА " Россия сегодня" үткәрә.

Күпме россияле һәм татарстанлы быел изге Мәккә һәм Мәдинә җирләренә бара? Россия мөселманнары изге җирләрдә нәрсә сорап дога кылачак? Корбан гаетенә әзерлек ничек бара? Әлеге һәм башка сорауларга җавапны әлеге конференция кысаларында ишетеп булачак. 

Журналистларның сорауларына Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов, "ТР МДН Хаҗ" программасының җитәкчесе урынбасары Илдус хәзрәт Сабитов һәм Кырым Республикасы Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары Айдер Исмаилов җавап бирәчәк.

Аккредитация өчен: 89172939706

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы