Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Җыелышта район имамнары, имам-мөхтәсиб һәм чакырылган җитәкчеләр катнашты. Мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин имамнарны мухтәсибәтнең башкарган эшләре, алдагы айларга куелган эш планы белән таныштырып үтте, мәчет биналарына җылы бирү, аның өчен кирәкле документларны әзерләү турында аңлатты.
Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Таттелеком" компаниясенең яңа "Азан" тарифы булган сим-карталары бүләккә бирелде һәм "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар, Корбан бәйрәменә бастырылган буклетлар, сентябрь аенда үткәреләчәк "Ислам террорга каршы" дигән айлыкка кагылышлы мәгълүматлар тапшырылды. Гали хазрат имамнарга булачак Корбан бәйрәмен үткәрү көне, тәртипләре турында да әйтеп узды. Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу, төшке аш һәм намаз белән тәмамланды.