Бүген "Татар-информ" агентлыгында изге хаҗ сәфәренә багышланган Мәскәү–Казан–Симферополь видеокүпер режимындагы матбугат конференциясе булды. Сөйләшүдә ТР МДН Хаҗ" программасының җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов һшм аның урынбасары Илдус хәзрәт Сабитов, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Әббәсов һәм Кырым Республикасы Диния нәзарәте мөфтиенең урынбасары Айдер Исмаилов катнашты. Конференцияне "Россия сегодня"халыкара мәгълүмат агентлыгында милли проектлар бүлеген җитәкләүче Радик Әмиров алып барды. Беренчеләрдән итеп сүз Мәскәүдән Рушан Әббәсовка бирелде. Ул Россиядә хаҗ өлкәсенә бәйле вәзгытьне аңалтып китте:
- Быелның март аеннан Россия хаҗ-миссиясе һәм Согуд Гарәбстанының хаҗ эшләре буенча министрлыгы арасында Россиягә квоталар бүлеп бирүгә бәйле сөйләшүләр барды. Нәтиҗәдә Россия мөселманнарына 20500 урын бирелде. Әле күптән түгел генә өстәмә 3 мең квота алуга ирештек. Теге ел белән чагыштырганда бу күбрәк, чөнки теге елны без хаҗга 16 мең кешене генә җибәрә алган идек. 2017 елны изге сәфәргә барырга теләүчеләр саны да шактый артуы сизелә һәм бәя буенча да безнең хаҗиларның юлламалары дөньяда иң очсызлардан санала.
"ТР МДН Хаҗ" программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасарының сүзләрен күәтләп әйтте: "Быел хаҗга мондый ыгы-зыгы чыгар дип беркемдә уйламады. Шуны да әйтергә кирәк, квота Россия өчен генә түгел, ә башка илләр өчен дә арттырылды. Кытай, Индонезия һәм Төркия мөселманнары изге җирләр инде барып та җиткән. Татарстан өчен дә өстәмә 500 урын бирелде һәм хәзер барлыгы 1700 урын тәшкил итә. Ләкин бу гына республика мөселманнарының ихтыяҗын канәгатьләндермәде. Безгә мөрәҗәгать итүчеләр арасында киләсе елга язылучылар да бар".
- Татарстаннан беренче төркем 12 августа китә, ә соңгы рейст 23 августа булыр дип көтелә, - дип әйтте Илдус хәзрәт Сабитов. Монардан тыш, аның әйтүенчә, быелгы хаҗиларның 30% 40 яшькә кадәр ёщм шуларныж 10 % изге сәфәргә беренче кат кына бармый. Иң яшь хаҗига 11, ә иң өлкәненә 88 яшь.
Конференциядә катнашкан журналистларны хаҗиларның куркынычысызлыгын тәэмин итү, программаларның бәясе, милли состав һ.б. кызыксындырды. Модератор Радик Әмиров Татарстан хаҗиларының "Рубин" һәм "Ак барс" спорт командалары өчен дә дога кылачаклармы дип тә кызыксынды. Бу уңайдан Илдус хәзрәт Сабитов әйтте: "Мөселманнар, гадәттәгечә,Россия һәм Татарстанның иминлеге өчен, шулай ук гаиләләре, якыннары һәм туганнары өчен дога кылачак. Мин шәхсән үзем шуның турында сораячакмын. Әгәр дә хаҗилар арасында әлеге спорт командаларының җанатарлары бар икән, рәхим итеп Аллаһтан алар өчен уңыш сорый алалар, без чикләмибез. "ТР МДН ХАҖ" программасы җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитовизге җирләргә баргач быелгы хаҗның хәвеф-хәтәрсез үтүен һәм татарстанлылалрның гыйбадәте кабул булуын сораячагын белдерде.
"ТР МДН Хаҗ" программасы вәкилләре хаҗиларны 12 табиб җитәкләп баруын һәм араларында төрле өлкә белгечләре булуын хәбәр итте. Шунысы игътибарга лаек, Минә үзәнендәге палаткаларда "ТР МДН Хаҗ" елдагыча табиблар ярдәме күрсәтә торган палатка урнаштырачак. Ул кирәкле барлык дарулар һәм җиһазлар белән тәэмин ителәчәк. Монардан тыш, Диния нәзарәтенең рәсми хаҗ-операторы булачак хаҗилар өчен берничә программа әзерләгән: "комфорт", "эконом" һәм "стандарт". Алар арасында зур 100 мең тирәләренә төшкән "эконом" пакеты аеруча зур популярлык казанган.
Билгеле булганча, 12 август көнне Татарстаннан беренче төркем хаҗилар хаҗга кузгала. 49 хаҗины изге сәфәргә үзенең хәер-фатихаларын биреп Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин озатачак. Мөфти хаҗилар белән “Казан” халыкара аэропортында 20.00дә очрашып аралашачак. Журналистларга чарада катнашу өчен 89172939706 (Резеда) номеры буенча аккредитация үтү сорала. Журналистларны 1нче терминалда "Сладкоежка" кибете янында каршы алачаклар.