Бүген Казанның Галиев мәчетендә Казыйлар шурасының чираттагы җыелышы булды. Аны Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды. Көнүзәк мәсьәләләр арасында якынлашып килүче Корбан гаетенә кагылышлылары иде. Аерым алганда, Татарстан казыйлары нисаб күләмен билгеләде. Быел нисаб күләме 20 мең сум тәшкил итә. Әгәр Корбан гаете көнне кешенең 20 мең сум акчасы бар икән, димәк, ул корбан чалырга тиеш була. Корбан чалулар бәйрәм намазыннан соң махсус урыннарда башкарыла, 3 көн дәвам итә.
Җыелыш барышында казыйлар халыктан килеп ирешкән һәм корбанга, гаилә мәсьәләләренә кагылышлы сорауларын карады.
Башкалада корбан чалдыру өчен түбәндәге мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә була СКАЧАТЬ