Иртәгә сәгать 15.00дә Буаның “Хаҗилар” мәчетеннән бер төркем мөселманнарны олуг хаҗ сәфәренә озатачаклар. Төркемне Буа имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов җитәклиячәк.
Хаҗиларны озатырга Буа муниципаль башкарма комитеты вәкилләре, хаҗиларнең туганнары, дуслары киләчәк. Табын артында башка елларны хаҗга баручылар үзләренең теләк-догалар әйтәчәк. Хаҗиларны мәчет яныннан тәкбирләр әйтеп, мактаулы сәфәргә озатачаклар.