Диния нәзарәте һәм "Зәкят" фонды Корбан бәйрәме уңаеннан "Сөючеләр фида кыла" акциясен игълан иткән иде. Әлеге акция кысаларында өч авыру балага акча җыю күздә тотыла. Алар арасында Тимур Фазлыев та бар.
Тимурга 10 яшь. Табибларның Тимурга дөрес диагноз куймау нәтиҗәсендә бала авыр формадагы ДЦП белән авыра башлый һәм күрү сәләтен югалта. 10 яшендә генә булуына карамастан, сабыйның күзенә һәм аягына берничә операция ясаганнар. Тимурның күрү сәләтен кире кайтарып булмаса да, аны аякка бастырырга була.
Хәзерге вакытта Тимурга кыйбатлы тренажер кирәк: йөрүне имитацияләгән Имитрон" дигән әлеге аппарат 135 мең тора. Бүгенгә кирәкле суммадан 44 мең 576 сум җыелган. Тимурга 7715 номерына ЗАКЯТ сүзе язып җибәреп, яки терминал аша Сбербанкка акча күчереп була. Ярдәм итүнең башка юлларын 8-987-225-33-22 номеры аша белешә аласыз. Фазлыевлар гаиләсе изге йөрәкле кешеләрнең ярдәменә өметләнә.