28 августта “Гаилә” мәчетендә (Казан шәһәре, Җәүдәт Фәйзи ур., 2нче йорт) мөнәҗәт һәм нәшид башкаручылар конкурсы узачак. Беренче тапкыр оештырыла торган чара Республика көненә багышлана. Башлану вакыты: 9:00.
Конкурста теләге булган һәркем сәләтен күрсәтә ала. Катнашучылар берничә яшь төркеменә бүленәчәк. Бәйгенең һәрвакыт яңалыкка омтылучы яшьләрне һәм дини җырлар традицияләрен саклаучы өлкәннәрне берләштерүе аеруча әһәмияткә ия.
“Конкурсның Республика көненә аталып үткәрелүе очраклы түгел, – ди “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. – Чөнки Татарстанда дини һәм милли традицияләр борынгыдан үзара үрелеп килә. Әлеге бәйге ел саен үткәрелә торган булыр һәм җәйге яллар сезонын төгәлләүче бер күркәм чара булып китәр, дип өметләнәбез”.
Аккредитация таләп ителми. Тамашачылар өчен керү ирекле. Өстәмә мәгълүмат: 8-9274-26-14-22 (Илмир Хәбибуллин)
Белешмә өчен:
“Гаилә” мәчете 2013 елның 8 августында ачыла. Гыйбадәт йортында биш вакыт, җомга һәм гает (Ураза һәм Корбан) намазлары укыла. Шулай ук никахлар, исем кушулар, җеназа йолалары үткәрелә. Уку елы дәвамында олылар һәм балалар өчен ислам дине нигезләре дәресләре оештырыла. Мәктәп яллары вакытында укучылар өчен тәрбия курслары уздырылып килә.