Нәзарәттә янә Казанда корбан чалуны оештыру турында сөйләштеләр

29 август 2017 ел 17:41
Нәзарәттә янә Казанда корбан чалуны оештыру турында сөйләштеләр

Бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында Казан шәһәрендә корбан чалу урыннарның җаваплы вәкилләре җыелды. Әлеге җыелышта Казан шәһәренең район имам-мөхтәсибләре һәм мәчетләрдә корбан чалуны оештыру өчен җаваплы имамнар, шәһәр администрациясе вәкилләре, ветеринария табиблары катнашты. Сөйләшү барышында мал-туарларның тиреләрен эшкәртүгә җибәрер алдыннан дөрес итеп тиз арада тозлап куюның әһәмияте аңлатылды һәм тире җыючы оешма күрсәтелде. Корбан чалу урыннарына тоз алып килү өчен Казан шәһәренең тоз базасы белән сөйләшүләр алып барылып, җитәрлек күләмдә алып булу мөмкинлеге турында әйтелде. Билгеле, мал-туар табиблары республикабызга читтән корбанлыкларны керткәндә рөхсәт кәгазьләре, документларның тәртиптә булуларына басым ясады. Җыелыш барышында Казан шәһәре башкарма комитетының телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар бүлеге башлыгы Илнур Шакиров катнашты.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы