Татарстан мөфтие һәм мөселманнары котлаулар кабул итә
01 сентябрь 2017 ел 12:39
Татарстан Республикасы Президенты Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Галиев мәчетендә үзенең бәйрәм вәгазендә Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде. Шулай ук Диния Нәзарәте рәисе һәм республика өммәте исеменә Корбан гаете уңаеннан котлау телеграммаларын Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, Россия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, Казан һәм Татарстан Митрополиты, Татарстан митрополиясе башлыгы Феофан, Ингушетия республикасы башлыгы Юнысбәк Евкуров җибәрде. Бәйрәм теләкләрен ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башкалар юллады.
Соңгы яңалыклар
20 ноябрь 2024 ел 12:17
20 ноябрь 2024 ел 12:00
19 ноябрь 2024 ел 13:19
18 ноябрь 2024 ел 18:25