"Дуа – это оружие верующего…"

02 сентябрь 2017 ел 14:01
"Дуа – это оружие верующего…"

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмдагы Kamil Samigullin(@kamilhazrat) рәсми битеннән, Мьянмадагы каршылыклар килеп чыгу сәбәпле, мөселманнарга мөрәҗәгать итте. Язмасында ул дин кардәшләрне авыр минутта якларга һәм шушы дәүләт өчен тынычлык, иминлек сорап дога кылырга чакыра. 

"Бу көннәрдә без бер-беребезне олуг бәйрәм – Корбан бәйрәме белән тәбриклибез. Әмма бәйрәм шатлыгын Мьянма мөселманнары белән булган вакыйгалар боза, - дип яза хәзрәт. - Гуманитар кризис, дөресрәк итеп әйткәндә, әлеге дәүләттә дини төсмер белән тоемланган халык геноциды бар ислам дөньясын борчуга сала. Шундый бер хәдис бар: "Сезнең арагызда берегез дә (тулысы белән) Аллаһыга ышануга ирешә алмас шул вакытка кадәр ки – кайчан да кайчан үз кардәшенә (исламдагы кешегә) үзенә теләгәнне теләмәсә" (Бохари 13, Мөслим 45). Шуңа күрә без, мөселманнар, Мьянмадагы дин кардәшләребезне әлеге авыр минутларда якларга һәм шушы дәүләт өчен тынычлык, иминлек сорап дога кылырга тиешбез. Исегездә тотыгыз: безнең барыбызны да якларга әзер торучы Зат бар – ул безнең Раббыбыз һәм Яралтучыбыз".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы