Бүген Болгарда тантаналы төстә Болгар ислам академиясе ачылды. Ачышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Президентының Идел буе тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Милләт эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, галимнәр, билгеле җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнашты.
Барлык кунаклар да бер фикердә булып академияне Россиядә ислам мәгарифе үзәге булачагына өметен белдерде. Россия Президенты Владимир Путинның әлеге масштаблы проектны гамәлгә ашыруда шулай ук мөһим роль уйнавы хакында әйтелде.