"Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе  башланды

04 сентябрь 2017 ел 14:17
"Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе  башланды

Болгарда дин галимнәренең II "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе  башланды. Конференциядә катнашучыларга үзенең сәламләү сүзләрен  Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко, РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов юллаган. Аларның һәркайсысы Россия мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйга белән тәбрикләп, җыелышның уңышлы үтүен теләп кала.

Конференциянең модераторлары итеп Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушанхәзрәт Әббәсов һәм ТР мөфтие урынбасары, Болгар академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнгән. Ошбу җыелыш  Россия, Кытай һәм Урта Азия илләренең дини һәм профильле дәүләт оешмаларының көн кадагында торган үзәк мәсьәләләр буенча уртак фикер булдыру, терроризм һәм экстремизмга каршы тору юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу, мөселман өммәтендә әлеге тискәре күренешләрне кисәтүдә гамәли методларны камилләштерү буенча фикер алышу, яшь буында традицион дини кыйммәтләрне тарату эшен үстерү мәйданчыгы булачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3
  • Quote3

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Пн
Вт
Ср
Чт
Пт
Сб
Вс
27
28
29
30
31
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
2
Rambler's Top100