Болгарда дин галимнәренең II "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе башланды. Конференциядә катнашучыларга үзенең сәламләү сүзләрен Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко, РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов юллаган. Аларның һәркайсысы Россия мөселманнары тормышындагы мөһим вакыйга белән тәбрикләп, җыелышның уңышлы үтүен теләп кала.
Конференциянең модераторлары итеп Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Рушанхәзрәт Әббәсов һәм ТР мөфтие урынбасары, Болгар академиясе ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин билгеләнгән. Ошбу җыелыш Россия, Кытай һәм Урта Азия илләренең дини һәм профильле дәүләт оешмаларының көн кадагында торган үзәк мәсьәләләр буенча уртак фикер булдыру, терроризм һәм экстремизмга каршы тору юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу, мөселман өммәтендә әлеге тискәре күренешләрне кисәтүдә гамәли методларны камилләштерү буенча фикер алышу, яшь буында традицион дини кыйммәтләрне тарату эшен үстерү мәйданчыгы булачак.