"Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү": икенче көн

05 сентябрь 2017 ел 10:30

Бүген дин галимнәренең II "Рухи ефәк юл: Иҗат. Берләшү" фәнни халыкара конференциясе үзенең эшен дәвам итә. Ошбу җыелыш  Россия, Кытай һәм Урта Азия илләренең дини һәм профильле дәүләт оешмаларының көн кадагында торган үзәк мәсьәләләр буенча уртак фикер булдыру, терроризм һәм экстремизмга каршы тору юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу, мөселман өммәтендә әлеге тискәре күренешләрне кисәтүдә гамәли методларны камилләштерү буенча фикер алышу, яшь буында традицион дини кыйммәтләрне тарату эшен үстерү мәйданчыгы булып тора.

Кичәге Болгарда үткән Пленар утырышында конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләрен  Россия Федерациясе Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Сергей Кириенко, РФ мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән җиткерделәр.

Конференция кысаларында берничә секция эшлиячәк: «Исламның төп кыйммәтләре буларак иҗат һәм бердәмләшү", «Дини оешмалар белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе һәм мөселман җәмгыятьләрендә экстремизмны булдырмау», «Ефәк юлда Ислам: тарихы һәм бүгенгесе", "Евразия киңлегендә ислам мәгарифе үсеше: традиция һәм яңалык арасында". Моннан тыш, конференция барышында түгәрәк өстәлләр дә үтә: «Ефәк юлда рухи мирас һәм мәдәни үзәкләр", «Әбү-Бәкер Каландарның "Каландар-намә»се: дини һәм тарихи аспектлар".

Секцияләр эше "Корстон" комплексында бара. 

Конференция кунаклары Казан халыкара мөселман кинофестивале ачылу тантанасында да катнашачак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана